Әлмәттә дүрт ел төзелгән «Дуслык» мәчете ачылды
Әлмәттә «Дуслык» мәчете ачылды. Бина төзелеше 2019 елда башланган. Бу хакта «Әлмәт таңнары» «Ансар» хәйрия фондына сылтама белән хәбәр итә.хәбәр итә.
«Ансар» хәйрия фонды вәкилләре мәгълүмати ярдәме өчен төзелеш турында берничә сюжет төшергән. Волонтерлар дүрт ел дәвамында мәчетләрдә һәм шәһәр урамнарында буклетлар тарата. Кайбер кибетләрдә мәчет төзелешенә иганәләр җыю өчен тартмалар урнаштырылган.
