Ким Чен Ын: Корея Россиягә империализмга каршы көрәштә ярдәм итәчәк
Россия һәм Корея Халык Демократик Республикасы (КХДР) мөнәсәбәтләренең тирән тарихи тамырлары бар. Бу турыда КХДР Югары җитәкчесе Ким Чен Ын Россия лидеры белән сөйләшүләрдә белдерде.
Ул Россия җитәкчелеге гамәлләрен хуплавын һәм империализмга каршы көрәштә бергә эшләүгә өмет белдерде.
«Хәзер Россия үзенең дәүләт суверенитетын һәм иминлеген яклау өчен күтәрелде Һәм хәзер без мөнәсәбәтләрнең алга таба да үсүен телибез, без һәрвакыт Владимир Путинның һәм Россия Хөкүмәтенең барлык карарларын хупладык», - диде Төньяк Корея лидеры.
Ким Чен Ын белдергәнчә, КХДР өчен Россия белән мөнәсәбәтләр өстенлекле булып тора. «Шулай ук империализмга каршы көрәштә һәм суверен дәүләт төзү өчен һәрвакыт бергә булырбыз, дип өметләнәбез», - диде ул.
