Чернышенко бөтен дөнья командаларын Казанга «Киләчәк уеннарына» чакырды
Вице-премьер Дмитрий Чернышенко дөньяның барлык илләреннән клуб командаларын Казанга «Киләчәк уеннары»нда катнашырга чакырды. Ул бу ярышлар, Россиядәге башка халыкара турнирлар кебек үк, гаделлек һәм сәламәт көндәшлек принципларына нигезләнәчәк, дип вәгъдә итте. RT шул хакта хәбәр итә.
«Бүген безнең президент (Владимир Путин) билгеләп үткәнчә, киберспорт бөтен дөньяда популяр, ә Россия спортчылары алдынгы позицияләрдә тора. Һәм монда югары дәрәҗәдә ярдәм күрсәтү принципиаль әһәмияткә ия», - диде Россия Хөкүмәте рәисе урынбасары.
Россия яңа форматларда халыкара ярышлар оештыруны дәвам итәчәк, дип өстәде ул.
Турнир 2024 елның 23 февраленнән 2 мартка кадәр узачак. «Киләчәк уеннары» классик һәм киберспортны берләштерәчәк дип көтелә. Искәртик, элегрәк ярышлар программасын 21 дисциплинага кадәр киңәйттеләр.
