Кукмарада Үзбәкстан гражданнары ил президентын сайлауда вакытыннан алда тавыш бирде
2023 елның 9 июлендә Үзбәкстан Республикасында президент сайлаулары үткәреләчәк. Шул уңайдан Татарстанда яшәүче Үзбәкстан гражданнарына да үз илләренең Президенты вазифасына кандидатлар өчен алдан тавыш бирү мөмкинлеге тудырылды.
Алдан тавыш бирүдә Кукмара районында яшәүче үзбәкләр дә катнашты. Алар өчен район мәдәният йортында сайлау участогы оештырылды, дип яза «Хезмәт даны» газетасы.
Үзбәкстанның Казандагы Генераль Консуллыгының беренче секретаре Азизбек Разаков сүзләренчә, вакытыннан алда тавыш бирү Татарстанда 28 июньнән 5 июльгә кадәр дәвам итәчәк.
«Татарстанда өч күчмә комиссия оештырылган, алар вакытыннан алда тавыш бирүне тәэмин итәләр. Шулай итеп, гражданнарыбызның ил президентын сайлауда тавыш бирергә мөмкинлекләре бар», – диде Азизбек Разаков.
Фәзиләт Ходайбиргәнова Үзбәкстанның Хорезм өлкәсеннән кайткан, тавыш бирергә тормыш иптәше белән килгән.
«Кукмарага күчеп кайтканыбызга бер ай чамасы. Янсыбы авылында яшибез. Ирем йон тетүдә эшли, үзем тортлар пешерәм. Өч балабыз бар. Иремнең апасы Кукмарада 15 еллап яши инде. Безгә дә монда яшәү бик ошый», – диде ул.
Алдан тавыш бирү тыныч, саклык чараларын үтәп узды. Үзбәкстан Президентын сайлауда алдан тавыш бирүдә Кукмара районында яшәүче 40лап Үзбәкстан гражданы катнашты, диелә хәбәрдә.
