Добавить новость
123ru.net
World News
Май
2023

Айдар Сәлимгәрәев «Ватаным Татарстан» турында: Милләтебезгә зур йогынты ясаган басма

0

«Ватаным Татарстан» иҗтимагый-сәяси гомумтатар газетасы 105 еллык юбилеен Казанда Милли китапханәдә билгеләп үтте.

«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев газета редакциясе коллективын һәм укучыларын бәйрәм белән котлады.

«Ватаным Татарстан» газетасы татар журналистикасы, әдәбияты, гомумән милләтебезгә зур йогынты ясаган басма. Бер яктан, рәсми басма булып, төпле сыйфатлы итеп язу, икенче яктан, халыкчан булып, җиңел итеп язу - зур эш. Газета инде 105 ел яшәп килә. Яңа ысуллардан курыкмыйча эшләп, укучыга яңача барып җитәргә тырыша», - диде ул.

Газетаның баш мөхәррире Гөлнара Сабирова «Ватаным Татарстан»ның һәрвакыт хакимият белән халык арасында арадашчы булып торуын әйтте.

«Бернинди авырлык, кыенлык, киртәләргә карамастан, газета-журналлар меңәрләгән тираж белән көн саен укучыга барып ирешә. «Ватаным Татарстан» газетасы да 105 елдан артык укучысына хезмәт итә. Бүгенге заман безнең алга яңа таләпләр, бурычлар куя. Без бурычларны лаеклы башкарабыз. «Ватаным Татарстан» газетасы һәрвакыт хакимият белән халык арасында арадашчы булды. Без халыкка да, хакимияткә дә кирәгебезне белеп эшлибез», - диде ул.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов та редакцияне котлады. «Ватаным Татарстан»ның укучылары күп, уңышлары мул булсын», - дип теләде ул.

Бәйрәмдә редакция хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләре тапшырылды. «Ватаным Татарстан» газетасы редакциясе коллективына Татарстан Республикасы Рәисенең рәхмәте белдерелде. Бүлек мөхәррире Фәния Әхмәтҗанова «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән, баш мөхәррир урынбасары Габделбәр Ризванов «ТАССР төзелүгә 100 ел» медале белән бүләкләнде. Корректор Рәзинә Сәлахиева, бүлек мөхәррире Зөһрә Садыйкова, веб-мөхәррир Гөлнара Гыйниятуллинага Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты рәхмәте белдерелде.

Корректор Фәния Фәизова, фотокорреспондент Илдар Мөхәммәтҗанов Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисенең рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Веб-редактор Мәрданова Лиана «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының мактау грамотасына лаек булды.

Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Хәйретдинов авыл халкының тормышын чагылдырган өчен рәхмәт әйтте. «Муса Җәлил исемендәге көрәш бәйгесендә батырларны билгелисез. Ул традиция дәвам итсен. Нинди генә кыенлыклар булса да, көрәшне туктатырга ярамый, татар көрәше – халкыбызның бизәге, – диде ул.

Газетаны эстрада һәм театр артистлары да котлады. 






Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net