Добавить новость
123ru.net
World News
Май
2023

Фәрит Мөхәммәтшин Лаеш районында «Каравон» бәйрәмен ачты

0

Бүген Татарстанның Лаеш районы Никольское авылында «Каравон» рус фольклоры фестивале башланды, анда республикадан һәм Россиядән 170 иҗат коллективы һәм фольклор ансамбльләре катнаша. Чарада катнашучыларны һәм кунакларны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм республика Хөкүмәте исеменнән Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан Халыклары ассамблеясе рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде. Бу хакта республика парламентның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Фестиваль башланыр алдыннан парламент рәисе Лаеш районы башлыгы Илдус Зарипов белән бергә осталар ярминкәсен карады. Анда талдан үрелгән, балчыктан, каен тузыннан, күннән, тимердән һәм тукымадан ясалган эшләнмәләр тәкъдим ителде. Бәйрәм кунакларына мастер-классларда катнашу һәм рус милли ризыкларын авыз итү мөмкинлеге булды.

Бу юлы Каравон символы булып кошлар сайланган, алар рус мәдәниятендә кеше һәм табигать тормышының төп чорларын, шулай ук дөнья яралуның кабатланып торуын сурәтли.

«Күпмилләтле, 173 милләт вәкиле дус һәм тату яшәгән Татарстанда рус мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклауга зур әһәмият бирелә. Шунысы мөһим, мондый бәйрәмнәр берләштерә, менә бүген дә рус Каравоны татарларны, чувашларны, удмуртларны, мариларны һәм башка халыкларны җыйды, республика өчен билгеле вакыйгага әверелде», – диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Сәясәтче фикеренчә, Лаеш җирендә утыз елдан артык уза торган Каравон ярдәмендә рус этносының үзенчәлекле мәдәнияте югалып калмады, ә киресенчә аны олылаучыларны елдан-ел арттыра гына. Фестивальнең географиясе дә киңәя, илнең төрле төбәкләреннән коллективлар килә.

Каравон традицион рәвештә республикада язгы кыр эшләре төгәлләнгәч уздырыла торган милли бәйрәмнәр чиратын башлап җибәрә. Озакламый татарларның Сабантуй, удмуртларның «Гырон быдтон», мариларның «Семык», чувашларның «Уяв», керәшеннәрнең «Питрау» бәйрәмнәре башланачак.

Дәүләт Советы рәисе һәр кешегә дә бәйрәм кәефе һәм уңышлар теләде.

Моннан тыш, Фәрит Мөхәммәтшин рус мәдәниятен саклауга һәм үстерүгә өлеш керткән татарстанлыларга дәүләт бүләкләре тапшырды. Горький һәм Шаляпин музейларының өлкән фәнни хезмәткәре Людмила Белова «Фидакарь хезмәте өчен» медале белән бүләкләнде. Лаеш районының Сокуры мәдәният йорты мөдире Ольга Шатровага һәм Баулы районының сәнгать мәктәбе укытучысы Вера Матвеевага Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре исеме бирелде. Лаеш районының Никольское урта белем бирү мәктәбе директоры Вероника Толокнова Татарстанның атказанган укытучысы исеменә лаек булды. «Эфир» телеканалының мәдәният бүлеге җитәкчесе Дмитрий Пивоваров Татарстан Рәисенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.






Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net