Добавить новость
123ru.net
World News
Май
2023

Алексей Песошин Химиклар көне белән котлады

0

Татарстан илнең икътисади үсешен тәэмин итә алырдай гасырлык фәнни традицияләргә һәм сәнәгать потенциалына ия. Республикабызның фармацевтика, нефть эшкәртү, химия һәм нефть химиясе предприятиеләре Европада һәм Россиядә иң зурлар рәтендә санала һәм көндәшлеккә сәләтле яңа төр продукция белән базарга чыгуын дәвам итә. Бу хакта Татарстанның Премьер министры Алексей Песошин республика халкын Химиклар көне белән котлаганда әйтте.

«Әлеге тармакның тел-теш тидермәслек абруе көндәлек тырыш хезмәт, һөнәргә тугрылык, эшкә җитди мөнәсәбәт һәм югары квалификацияле меңләгән белгечнең һәм галимнең югары дәрәҗәдә оешканлыгы нәтиҗәсе. Хезмәтне хөрмәт итү, белемгә омтылу, даими үсеш һәм фидакарьлек Татарстандагы яшь химикларның тормыш позициясе булырга тиеш.

Бүген Россия сәнәгате катлаулы чор кичерә, ул безнең барыбыздан да тотрыклы мөнәсәбәтләрне үзгәртүне таләп итә. Бу республиканың химия оешмалары өчен дә искәрмә түгел. Әмма бу чор – мөмкинлекләр чоры да булып тора. Акционерларның, химия предприятиеләре һәм фәнни оешмалар хезмәткәрләренең зур тәҗрибәсе, фәнни һәм җитештерү потенциалы килеп туган авырлыкларны уңышлы җиңәргә, сәнәгать һәм халык өчен кирәкле булган продукция җитештерүне кыска вакыт эчендә җайга салырга ярдәм итә.

Ил сәнәгатен комплекслы үстерү, инновацион проектларны тормышка ашыру – гражданнарның матди иминлеге үсешенә, икътисадның иминлеген арттыруга, киләчәк буыннарның лаеклы тормышына гарантия.

Республиканың фармацевтика, нефть эшкәртү, химия һәм нефть химиясе сәнәгатендә эшләүчеләргә, шулай ук тармакның фәнни оешмаларына югары профессиональлек, сайланган эшчәнлектә камиллеккә омтылу һәм эшкә җаваплы караш өчен ихлас рәхмәт.

Тармак ветераннарына аерым рәхмәт. Сез Татарстан Республикасында химия үсешенә зур өлеш керттегез. Бүген күбегез яшь белгечләр өчен остаз, ә бу – традицияләрне, уникаль тәҗрибәне һәм белемне саклау нигезе. Тормышларын химия тармагы белән бәйләгән һәркемгә нык сәламәтлек, тотрыклылык, уңышлар, бәхет һәм иминлек телим!» – диелә премьер-министр котлавында.






Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net