Добавить новость
123ru.net
World News
Май
2023

Руфина Шәрипова-Илдусанова Пермь крае «Татар кызы» бәйгесендә җиңү яулаган

0

23 май көнне Пермь шәһәрендә Пермь крае «Татар кызы» бәйгесенең финалы узган. Анда Орда районы Иске авыл (Карья авылы) кызы Руфина Шәрипова-Илдусанова җиңү яулаган. Бу хакта ВК сайтында «Чәкчәк» татар яшьләре оешмасы төркеме хәбәр итә.

Бәйгенең финал өлешенә Пермь һәм Кунгур шәһәрләре, Барда һәм Краснокама районнарыннан барысы 8 туташ һәм ханым үткән.

Фото: © «Чәкчәк» татар яшьләре оешмасы

Конкурсантларны чигү осталыгы, тәм-том пешерү уңганлыгы, иҗади яктан сынаганнар.

Фото: © «Чәкчәк» татар яшьләре оешмасы

Кул эшләре этабында кызлар Роза Аитова җитәкчелегендә тамбур чигүенә өйрәнә.

Фото: © «Чәкчәк» татар яшьләре оешмасы

Татар биюен куюда конкурсантларга Пермь шәһәренең «Гүзәл Чулман» татар бию ансамбле хореографы Апполинария Җиһаншина ярдәм итә.

Фото: © «Чәкчәк» татар яшьләре оешмасы

Бәйгедә җиңү яулаган Руфина Шәрипова-Илдусанова Пермь дәүләт аграр һәм технология университетын тәмамлаган, Пермьдә яши, иптәше белән ике бала үстерәләр. Руфина сәламәтлек саклау өлкәсендә эшли, заказга тортлар пешерә.

Руфина Шәрипова-Илдусанова

Фото: © «Чәкчәк» татар яшьләре оешмасы

Пермь крае «Татар кызы» бәйгесендә җиңү яулау шатлыгын ул ВК дагы үз битендә болай дип уртаклашкан:

«Бу мизгелне берничә тапкыр үзем аша кабатлап тагын үткәрер идем. Хисләр, тамашачыларның кайнар күзләре, җанны тешләгән алкышлар яңгыравы... Йөрәктә аңлатып булмый торган ут, тән калтыранулары, контрольсез көлү, елмаю, чишмәдән челтерәп аккандай сөенеч - күз яшьләре. Шул вакытта мин бер нәрсә аңлый алмадым. Томан. Хисләргә бирелдем. Җиңү яуладым. Тормышымда зур адымнарның берсен атладым».

Татар халкының мәдәни һәм гаилә кыйммәтләренә игътибар юнәлтү, милли үзаңны үстерү максатларын алга куйган «Татар кызы» бәйгесе беренче мәртәбә 2011 елда Чиләбедә уза, 2015 елда Халыкара статусы ала. Пермь төбәгендә бәйге быел 5 нче тапкыр, Пермь крае губернаторы грантлар фонды ярдәме белән үтә.






Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net