Добавить новость
123ru.net
World News
Май
2023

Мөхәммәтшин: Бүгенге көндә безнең уртак бурыч – авыл кешеләренең активлыгына ярдәм итү

0

Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин эш сәфәре белән Менделеевск районында булды, анда авыл халкының эшлеклелеген арттыру мәсьәләләре буенча зона семинар-киңәшмәсе үткәрде. Семинарда район һәм авыл җирлекләре башлыклары, шәхси ярдәмче хуҗалыклар һәм гаилә фермалары җитәкчеләре, республиканың көнчыгыш һәм төньяк-көнчыгыш зоналарының 14 районыннан авыл хуҗалыгы кооперативлары, профильле министрлыклар һәм ведомстволар, банк өлкәсе вәкилләре катнашты.

Шундый ук зона киңәшмәләре быел май аенда Зәй, Югары Ослан һәм Балык Бистәсе районнарында да узачак. Республикада авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру буенча зона семинар-киңәшмәләрен уздыру инде традиционга әйләнде, быел ул унбишенче тапкыр үткәрелә.

Киңәшмә алдыннан Фәрит Мөхәммәтшин Менделеевск районы башлыгы Радмир Беляев һәм профильле министрлык башлыгы Марат Җәббаров озатуында авыл хуҗалыгы продукциясе күргәзмәсен карады, фермерлар һәм эшкәртү предприятиеләре белгечләре, авыл эшмәкәрләре белән аралашты. Парламент башлыгы шулай ук язгы кыр эшләренең барышы, авылда эшмәкәрлекне үстерү шартлары һәм шәхси хуҗалыкларга дәүләт ярдәме чараларының нәтиҗәлелеге белән кызыксынды.

Семинар-киңәшмәне ачып, Дәүләт Советы Рәисе республикада авыл халкына ярдәм итү өчен күп эшләр башкарылуын билгеләп үтте. «Бүгенге көндә безнең уртак бурыч – авыл кешеләренең активлыгын үстерүгә, аларның бизнесының табышлылыгын арттыруга ярдәм итү. Хәзерге шартларда авыл хуҗалыгы икътисадның төп тармакларының берсенә әверелә, ә азык-төлек иминлеге – ил суверенитетының нигезе», – дип белдерде парламент башлыгы.

Фәрит Мөхәммәтшин шулай ук билгеләп үткәнчә, республика агрокомплексына системалы ярдәм күрсәтү, авыл халкының киеренке хезмәте нәтиҗәсендә узган ел 5 млн.тоннадан артык ашлык җыелган, тулаем сөт савымы беренче тапкыр 2 миллион тоннадан артып киткән, авыл хуҗалыгы продукциясе күләме 334 миллиард сумга җиткән.






Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net