Добавить новость
123ru.net
World News
Май
2023

Татарстанда Гражданнарның тормыш сыйфатын яхшырту мәсьәләләре буенча совет төзеләчәк

0

Якын киләчәктә Татарстанда ТР Рәисе каршында Республика территориясендә яшәүче гражданнарның тормыш сыйфатын яхшырту мәсьәләләре буенча совет ачу планлаштырыла. Бу карарның проектын Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы эшләде, документ коррупциягә каршы экспертиза сайтында чыкты.

Илкүләм социаль инициативаны гамәлгә ашыру, төбәк социаль стандартын кертү һәм халыкның канәгатьлек дәрәҗәсен күтәрү өчен совет төзелә, диелгән документта.

Карарда советның күпсанлы бурычлары язылган, шул исәптән социаль өлкәдә төбәк дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру өстенлекләре буенча тәкъдимнәр формалаштыру, законнарны камилләштерү буенча тәкъдимнәр әзерләү. Шулай ук социаль өлкәдә өстенлекле проектларны карау, гражданнарның тормыш сыйфаты рейтингы нәтиҗәләрен анализлауда катнашу, Татарстанда Төбәк социаль стандартны эшләүдә һәм гамәлгә кертүдә ярдәм итү дә билгеләп үтелә.

Моннан тыш, республикада хакимият органнары, җирле үзидарә органнары, юридик затлар һәм кешеләр арасында үзара хезмәттәшлекне җайга салу турында сүз бара. Алар бергә социаль өлкәдә хезмәт күрсәтүләрнең сыйфатын һәм һәркем файдалана алырлык булуын арттыруга юнәлдерелгән «идарә практикасы һәм хәл итү» комплексын эшләячәк һәм гамәлгә кертәчәк.

Совет гражданнарның тормыш сыйфатын яхшырту белән бәйле мәсьәләләрне карарга җыена. Аңа хакимият, шәһәр һәм районнар органнарыннан кирәкле материалларны соратып алырга һәм алырга рөхсәт ителә.

Алардан тыш, совет үз эшенең нәтиҗәләре буенча карарлар кабул итәчәк һәм аларның үтәлешен контрольдә тотачак.

Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов Совет рәисе, Татарстан вице-премьеры Ләйлә Фазлыева аның урынбасары, сәламәтлек саклау, спорт һәм сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру мәсьәләләре идарәсе башлыгының урынбасары Рушан Зарипов сәркатиб була.






Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net