Добавить новость
123ru.net
World News
Май
2023

20 тонна төзелеш материалы төялгән йөк машинасы Казаннан Йолдыз авылына юлга чыга

0

Иртәгә Казаннан Курган өлкәсе Йолдыз (Эчкен) авылына гуманитар ярдәм төягән 20шәр тонналы ике йөк машинасы юлга чыга. 

20 тонналы бер йөк машинасын Яшел Үзән районы эшмәкәрләре төзелеш материаллары белән тутырган. Гуманитар ярдәм җыюны эшмәкәр, «Хан йорты» төзелеш компаниясе җитәкчесе Ильяс Гыймадов оештырган. 15ләп эшмәкәр ярдәм итү теләген белдергән. Йөк машинасы бүген районның Кече Ключи авылыннан Казанга кузгалды. 

«Бу фаҗига бөтен кешене тетрәндерде, читтә каласы килмәде, милләттәшләргә ярдәм итәргә теләдем. Социаль челтәрләрдә ярдәм – төзелеш материаллары җыю турында игълан урнаштырдым. Дуслар, эшмәкәрләр кушылды. Бөтендөнья татар конгрессы белән элемтәгә чыктым. Алар кирәкле әйберләр исемлеген җибәрде. Мәктәпкә дип зур савытлар белән буяулар алдык. Шулай ук инструментлар, җылыту өчен материаллар җыйдык», – дип сөйләде эшмәкәр материалларны йөк машинасына тутырганда.

Эшмәкәр сүзләренчә, бер миллион сумга якын материаллар җибәрелә. «Ярдәм итү безнең канда инде», – диде ул. 

Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев ярдәм күрсәтү дәвам итәчәген әйтте. 

«Безнең кешеләр шундый, алар битараф кала алмый, изгелек кылырга тели. Эшмәкәрләр, администрация – барыбыз да берләштек. Эшмәкәрләр кирәкле материалларны җыйды, алар йорт төзү өчен нәрсә кирәклеген төгәл белә. Без моның белән генә туктамыйбыз, ярдәм итүне дәвам итәчәкбез, безнең ресурслар, көч бар», – диде ул.

Икенче 20 тонналы йөк машинасына зур өлешне Биектау районы керткән. Коркачык авылындагы «Коркачык икмәк кабул итү оешмасы» 10 тонна ярма җибәрә.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров 10 май көнне гуманитар ярдәм белән беренче йөк машинасын җибәрүне искә алды. 

«Читтә яшәүче милләттәшләрнең карашы Татарстанга төбәлгән. Янгын турында хәбәр килүгә, ярдәм җыела башлады. Беренче машинада азык-төлек, көнкүреш өчен кирәк-яраклар иде, хәзер төп мәсьәлә – авылны төзекләндерү. Бер төркем эшмәкәрнең ярдәм кулы сузарга теләве данлыклы татар авылын бергә төзекләндерү эше башланган дигән сүз. Кышка кадәр һәр гаиләне йортка кертү мәсьәләсе тора», – диде ул. 

24 июнь көнне Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Курган өлкәсе губернаторы, авыл халкы белән очрашачак.






Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net