Добавить новость
123ru.net
World News
Май
2023

Әлки районы Түбән Колчура авылында мәктәп һәм бакча берьюлы төзелә

0

Әлки районы Түбән Колчура авылы балалары быел Белем көнен яңа мәктәпләрендә каршы алачак. Бу көннәрдә 25 укучыга исәпләнгән мәктәптә һәм 25 урынлы балалар бакчасының берләштерелгән бинасында төзелеш эшләре ахырына якынлашып килә. Бу хакта «Әлки хәбәрләре» яза.

Түбән Колчура мәктәбе шушы көнгә кадәр районда иң иске биналарның берсендә балаларга белем бирде. Әлеге мәктәп 1910 елда нарат агачларыннан төзелгән. Аның түшәмнәре биек, бина да горур булып басып тора әле. Әмма хәзерге заман таләпләренә җавап бирә алмый. Әйтик, балаларны тукландыру җайлаштырылган бинада оештырылды.

Мәктәп өчен яңа бина урынын авыл кырыенда сайлаганнар. Монда уку йорты бакчасы, спорт, уен мәйданчыгы өчен дә мәйдан иркен. Бинаны инде июнь урталарына өлгертергә дә җыеналар.

Корылманың баш прорабы Евгений Марьин хәбәр иткәнчә, төзелеш эшләре иртәрәк төгәлләнә, мәктәп җиһазлары урнаштырырга да вакыт җитәрлек кала. Шул ук интерактив такталар, башка электрон җиһазларны, ашханәдәге пешерү, төрле цехлардагы җайланмаларны иркенләп урнаштырырга була.

Мәктәптә зур гына актлар залы бар. Тора-бара башлангыч сыйныфта укучылар белән бу залда физкультура дәресләре дә үткәрергә мөмкин булачак. 

Ашханә өлеше дә биредә иң заманча җайланмалар белән соңгы таләпләргә җавап бирерлек итеп эшләнә. Балык, ит, яшелчә цехлары – һәркайсы аерым булачак.

Балаларның уен, йокы залларында идәннәре җылытылган. Бинаның эчке ягында бизәү эшләре башкарыла. Тирә-юнендә тротуарлар, асфальтлы мәйданчыклар ясау эшләре алып барыла. Бинага су, җылылык, канализация тоташкан.






Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net