Депутатлар Лениногорскида яшәүче аз тәэмин ителгән йөз кешене район газетасына яздыртты
Басма матбугатка язылу чорында, һәр яртыеллыкта «Язылу бүләк ит» акциясе уза. Бу юлы «Лениногорские вести» һәм «Заман сулышы» газеталарына йөздән артык нөсха яздыртуда депутатлар ярдәм итте. Шәһәр һәм район кешеләренә киләсе яртыеллыкта газеталар киләчәк. Бу хакта «Заман сулышы» газетасы сайтында хәбәр ителә.
«Язылу бүләк ит» акциясе язылу чорында даими уза торган акция. Ул депутатлар корпусы ярдәме белән уза. Һәр язылу кампаниясендә төрле дәрәҗәдәге депутатлар кушыла. Хәзерге вакытта 2023 елның икенче яртыеллыгына язылу барганда, район башлыгы Рәгать Хөсәенов район газеталарын Лениногорск картлар һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүчеләргә яздыртты.
Шулай ук җирле газетларга яздыртуны депутатлар – Гөлфирә Рафикова, Миләүшә Идиятова, Илдар Хисмәтуллин хуплады, яздыртуда үз өлешләрен кертте.
«Язылу бүләк ит» акциясендә һәр язылу кампаниясе барышында РФ Дәүләт Думасы депутаты Руслан Гаджиев һәм ТР Дәүләт Советы депутаты Ринат Шәфигуллин катнаша. Руслан Гаджиев 2021 елдан Татарстаннан РФ Дәүләт Думасының сигезенче чакырылыш депутаты, «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясе фракциясе әгъзасы. Ринат Шәфигуллин Татарстан Республикасы Дәүләт Советының бишенче һәм алтынчы чакырылыш депутаты итеп сайланды.
