Добавить новость
123ru.net
World News
Май
2023

Арча районының Казанбаш мәктәбе Гариф Ахунов исемен йөртәчәк

0

Арча районы Казанбаш авылы мәктәбенә Татарстанның халык язучысы Гариф Ахунов исеме бирелде. Шул уңайдан Казанбаш авылы мәктәбендә оештырылган тантанага әдипнең кызы Наилә Ахунова, бертуганы Сания Ахунова һәм Татарстан Язучылар берлеге делегациясе барды.

«Казанбаш җирлегендә Гариф Ахунов, Мөхәммәт Мәһдиев һәм аның хатыны Лилия ханым яшәгән, Лилия ханым – Гомәр Бәшировның кызы. Шулай ук, Диас Вәлиев туган. Безнең җирле шагыйрьләребез бар – мәсәлән, Гөлара Шәрипова», - дип сәламләү сүзләренә кушып авылга бәйле шәхесләр турында мәгълүмат бирде мәктәп директоры Ришат Камалов.

Арча районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Инсаф Габделгазизов: «Безнең Арча төбәге зур шәхесләргә бай як. Казанбаш төп белем бирү мәктәбенә шуларның берсе – Гариф Ахунов исемен бирү мәктәп өчен дә, район өчен дә зур дәрәҗә дип саныйм. Шушы дәрәҗәле исемне матур итеп сакларга, шуңа лаеклы шәхесләр әзерләргә булсын», – диде.

Мәктәп залында оештырылган тантананың беренче өлешендә Казанбаш мәктәбе укучылары һәм укытучылары Гариф Ахуновның тәрҗемәи хәленә һәм балачак хатирәләренә бәйләп инсценировка әзерләгәннәр. Җыр-бию осталыкларын да күрсәттеләр.

Тантананың икенче өлешен Татарстанның халык шагыйре Рәдиф Гаташ башлап җибәрде. «Безгә Гариф абый белән 40 ел бергә аралашып яшәргә туры килде. Ул бик күңелле кеше һәм бик юмарт кеше иде. Кешеләргә ихтирамлы иде. Язучылар берлеген җитәкләгәндә ул һәр райондагы башлап язучыларны белә иде һәм ярдәмгә килә иде», – дип искә алды ул.

Гариф Ахуновның кызы, шагыйрә Наилә Ахунова үзенең элегрәк тә Казанбаш мәктәбенә килүләрен искә төшерде. «Безнең гаиләдә биш язучы. Әти китап укырга ярата иде. Шуңа сезгә дә китаплар бүләк итәм», - диде ул һәм мәктәп китапханәсенә үзенең һәм ире язучы, тәрҗемәче Борис Вайнерның китапларын бүләк итте.

Наилә Ахунова ике елдан Гариф Ахуновның тууына 100 еллык юбилей булачагын искәртте.

Казанбаш мәктәбенә шулай ук, шагыйрәләр Сания Әхмәтҗанова, Йолдыз Шәрапова, Нәҗибә Сафина, язучы Хәбир Ибраһим, Вакыйф Нуриев, Айрат Бик-Булатов барды. Алар үз хатирәләре белән уртаклашты, шигырьләрен укыды. Очрашуга музейлар белгече Флера Дәминова һәм җырчы Регина Вәлиева да килгән иде.

Кичәдә озак еллар Казанбаш мәктәбендә директор булып эшләгән Даниал Низамов, бер елдан артык шушы мәктәпне җитәкләгән Илһам Шакировлар да чыгыш ясады. Тантаналы кичә Ранил Шакирҗанов башкаруында Гариф Ахунов сүзләренә язылган «Казанбаш» җыры белән тәмамланды.

Язучылар мәктәп музее һәм анда Гариф Ахуновка багышланган экспозиция белән танышты. Алар Арча үзәгендәге Язучылар аллеясында булды, Өчиле чишмәсенә тукталды һәм Арча зиратына кереп Гариф Ахунов каберенә янәшәсендә әдип рухына дога кылды.






Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net