Добавить новость
123ru.net
World News
Май
2023

Германиянең «Ханым» берлеге хатын-кызлары милли ашлар кичәсендә чәкчәк әзерләгән

0

Германиядә татар хатын-кызларының «Ханым» берлегендә милли ашларга багышланган кичәдә чәкчәк әзерләгәннәр.

«Ханымнар аш-су белән бәйле гаилә традицияләрен уртаклашты, киңәшләр әйтте. Табынның төп бизәге — чәкчәк булды. Аны ханымнар бергәләп әзерләде. Татар мәдәнияте буыннан-буынга күчә торган үзенчәлекле гореф-гадәтләргә бай. Һәр татар хатын-кызы әнисе, әбисеннән өйрәнеп калган милли ашлар рецептын күңелендә йөртә», - диелә «Ханым» берлегенең социаль челтәрдәге аккаунтында.

Хәбәрдә «Ханым» берлегендә татар хатын-кызлары әзерләгән чәкчәкнең рецепты тәкъдим ителә.

Моның өчен биш йомырка, 0,5 чәй кашыгы тоз, 500 грамм он кирәк. Барысын бергә болгатып, камыр басалар һәм җәяләр. Камырны тәгәрәтеп, кыска өлешләргә кисәләр, кайнап торган көнбагыш маенда кыздыралар. Ширбәт өчен 100 грамм шикәр һәм 400 грамм балны кайнатырга кирәк. Ширбәтнең тамчысы җәелеп агып китмәскә тиеш. Шунысы әһәмиятле — ширбәтне артык кайнатмаска киңәш ителә, юкса чәкчәк каты булачак.

«Тагын бер мөһим киңәш — чәкчәкне татар көйләрен тыңлап яисә җырлап пешерергә кирәк. Милли ризыкларны әзерләгәндә мәдәниятебезгә тугры калабыз, шул ук вакытта, балачак турында җылы хатирәләребезне яңартабыз», - диелә хәбәрдә.






Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net