Добавить новость
123ru.net
World News
Май
2023

Җиңү парадында Саба районы Шәмәрдән авылында 150 грамм блокада икмәге өләштеләр

0

Бүген Сабаның Шәмәрдән авылында Җиңү паркында 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгына багышланган тантаналы парад-митинг үткәрелде.

Башта оешма-учреждениеләр коллективлары Җиңү аллеясына агачлар утыртты. Бәйрәм чарасы оешма-предприятиеләр, учреждениеләр парадыннан башланды. Котлау сүзләре белән Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Расих Закирҗанов, Шәмәрдән авыл җирлеге башлыгы Айдар Гәрәев чыгыш ясады. Бу җирлектән сугышка 600гә якын кеше китә, аларның 250се мәңгелеккә яу кырында ятып кала. 

Мәдәният хезмәткәрләре бәйрәмгә, елдагыча, бик тә эчтәлекле әдәби-музыкаль театральләштерелгән чыгыш әзерләгән иде. Тамашачылар тимер юл вокзалыннан ирләрен яуга озатканда балаларын кочаклаган аналарның өзгәләнүләре, концлагерьларда әсирләрнең тилмерүе, бомба шартлаулардан гөнаһсыз сабыйларның кырылуы күренешләрен күз яшьләре белән карады.

Ленинград блокадасының коточкыч дәлиле Таня Савичеваның көндәлегеннән юллар да һәркемне тетрәндерде. Анда сүзләр бик аз, ләкин аларның һәрберсе җанга үтеп керә. Агач оны һәм сыгынты, ылыс һәм арыш оны, кабык һәм алабута, он тузаныннан пешерелгән 150 грамм блокада икмәген хәзерге буын күз алдына да китерә алмый. Ә Ленинград халкы өчен ул кадерлесе, туклыклысы һәм иң тәмлесе була. Театральләштерелгән күренеш 150 грамм икмәкне бәйрәмдә катнашучыларга өләшү белән төгәлләнде.

Совет сугышчыларының якты истәлегенә бер минут тынлык игълан ителде. Митинг Бөек Ватан сугышы Геройлары һәйкәленә чәчәкләр салу белән дәвам итте.






Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net