Добавить новость
123ru.net
World News
Май
2023

Рөстәм Миңнеханов Абу-Дабида форумда Татарстанның инвестицион потенциалын тәкъдим итте

0

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Абу-Дабида ел саен үткәрелә торган AIM Global 2023 XII инвестицион форумының хөрмәтле кунагы булды. Ул «Дөнья лидерлары дебатлары» пленар утырышында катнашучылар алдында халыкара эксперт буларак чыгыш ясады. Республика җитәкчесе Татарстанның инвестицион потенциалын тәкъдим итте һәм кунакларны «Россия - Ислам дөньясы: KazanForum» Халыкара икътисади форумына чакырды.

Форумның пленар утырышы «Инвестицион парадигманың алмашынуы: тотрыклы икътисади үсешкә, төрлелеккә һәм чәчәк атуга ярдәм итү өчен булачак инвестицион мөмкинлекләр» темасына багышланган иде. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бу мәсьәлә хәзерге геосәяси шартларда аеруча әһәмияткә ия.

«Форум безнең өчен - республикабызның инвестицион мөмкинлекләрен тәкъдим итү, чит ил партнерлары белән тәҗрибә уртаклашу һәм яңа элемтәләр урнаштыру өчен менә дигән мәйданчык. Бүген без кызыклы дискуссияләр һәм «Инвестицион парадигманың алмашынуы» дигән мөһим темага экспертлар фикерен ишетәчәкбез. Бу гади булмаган геосәяси вазгыятьне исәпкә алып, бик актуаль мәсьәлә. Дөнья икътисадында җитди үзгәрешләр бара», - дип мөрәҗәгать итте ул утырышта катнашучыларга.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, Татарстан - зур инвестицион потенциаллы төбәк, Россиянең сәнәгати үсештә булган әйдәп баручы субъектларының берсе. Республикада инвесторлар өчен кирәкле бөтен инфраструктура булдырылды, төрле дәрәҗәдәге һәм билгеләнештәге мәйданчыклар, шул исәптән сәнәгать парклары, махсус икътисади зоналар, алгарышлы үсеш территорияләре һәм башкалар бар. Инвесторлар биредә салым, таможня һәм коммерцияле преференцияләр, кирәкле кадрлар, чимал алырга мөмкин. Аларга уңайлы инфраструктура, башка төбәкләр һәм чит илләр белән элемтә тәкъдим ителә. Болар барысы да Татарстанга илнең инвестицион климаты илкүләм рейтингында лидер булу мөмкинлеге бирә.

Республика һәм Россия ислам илләре белән уңышлы хезмәттәшлек итә, дип искәртте Татарстан Рәисе. «Россия - Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумы үзара багланыш мәйданчыкларының берсе булып тора. Чираттагы 14нче форум Казанда 18-19 майда уза. Быел Россия Президенты Владимир Путин карары белән чарага федераль статус бирелде.

Рөстәм Миңнеханов утырышта катнашучыларны бу вакыйгага чакырды. Ул билгеләп үткәнчә, чара кысаларында йөздән артык эшлекле сессия уза, дөньяның төрле илләреннән 750дән артык спикер чыгышы көтелә. Форумда катнашу өчен дөньяның 64 иленнән һәм Россиянең 59 субъектыннан 10 меңнән артык кеше теркәлгән.

«Россиягә, Казанга, «KazanForum»га чакырам! Безнең республика партнерлык өчен һәрвакыт ачык һәм инновацияләр белән кызыксына. Безнең тәҗрибә һәм потенциал белән шәхсән танышу өчен сезне Татарстанга чакырам», - дип тәмамлады ул чыгышын.






Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net