Чаллыда бер ир-ат ике тапкыр пычак кадап апасын үтергән
Бүген социаль челтәрләрдә Чаллыда булган фаҗига турында мәгълүмат пәйда булды.
Шаһитлар әйтүенчә, шушы шәһәрдә яшәүче ир-ат апасының фатирында җәнҗал куптарган. Хатын полиция хезмәткәрләренә шалтыраткан һәм җәнҗалчыны алып китүләрен сораган. Ир-ат полициядә берничә сәгатькә тоткарланган. Аннары үзен иреккә җибәргәннән соң, фатирга кайтып, ике тапкыр пычак белән кадап кыз туганын үтергән.
Шуннан соң ул хокук саклау органнарына шалтыратып, булган хәл турында хәбәр иткән.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Чаллы буенча матбугат хезмәтендә «Татар-информ»га кичә көндез 47 яшьлек ир-атның апасын үтерүен расладылар. Сәбәпләре һәм детальләре ачыклана.
