Азнакайда ат спорты ярышлары фронтта һәлак булган Гайшә Әхмәтова истәлегенә багышлана
11 һәм 12 март көннәрендә Актүбә бистәсенең ат-спорты мәктәбендә «Татнефть» кубогына конкур буенча ярышлар үтә. Биредә шулай ук «Җиңү кубогы» ярышы да була. Бу хакта «Азнакай» сайтында хәбәр ителә.
Ярышлар Әгерҗе авылының батыр кызы Гайшә Әхмәтова истәлегенә багышлана. Ул үзе теләп фронтка китә, Белоруссия фронтының хәрәкәттәге кыр эвакуациясе пунктында санитарка булып хезмәт итә. Ә 1944 елның 4 апрелендә сугышларның берсендә, Гайшә Әхмәтова яралы командирын яу кырыннан алып чыкканда, үзенә дә пуля эләгеп, һәлак була.
Ярышлар 11 март көнне 10.00 сәгатьтә тантаналы рәвештә ачыла.
