ТР Прокуратурасы мобилизация мәсьәләләре буенча эшли торган кайнар линия ачты
Татарстан прокуратурасында өлешчә мобилизация вакытында гражданнарны хәрби хезмәткә чакыру өлкәсендә закон үтәлеше буенча тәүлек буе эшли торган махсус кайнар линия ачылды.
Сорауларны 8 (843) 291-19-25 (гражданнар мөрәҗәгатьләрен кабул итү төркеме) эш көннәрендә 9: 00 дән 18:00 гә кадәр, шулай ук 8 (843) 291-18-81 (дежур прокурор) эш көннәрендә 18:00 дән 9:00 гә кадәр һәм эшсез көннәрдә бирергә мөмкин.
Барлык мөрәҗәгатьләр буенча да күзәтчелек чаралары оештырылачак, дип хәбәр итте ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев.
