Чүпрәле районы ЗАГС җитәкчесе һөнәри осталык конкурсында бүләкләнде
Кама Тамагында «Татарстан Республикасында гражданнар хәле актларын теркәү тантанасын иң яхшы алып баручы» республика конкурсының зона этабы узды. Чарада 8 районнан ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре, Чүпрәле муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге җитәкчесе Альбина Шәрәфетдинова да катнашты.
Ул конкурска исем кушу тантанасын тәкъдим итте һәм «Исем кушу тантанасының иң яхшы алып баручысы» номинациясендә 1 нче дәрәҗә Диплом белән бүләкләнде. Бу турыда «Туган як» сайтында хәбәр ителә.
Конкурста җиңүчеләр Казанда конкурс финалында катнашачак.
ЗАГС бүлекләре хезмәткәрләре арасында һөнәри осталык конкурсы республикада 5 елга 1 мәртәбә ТР Президенты теләктәшлеге белән уздырыла.
