Ивановодагы урта мәктәптә татар һәм гарәп телләрен укыта башлыйлар
Иваново өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте һәм өлкә татарлары милли-мәдәни автономиясе рәисе, мөфти Фәрит Ляпин һәм Иваново өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Халит Якупов Иваново шәһәре хакимиятендә шәһәр башлыгы Владимир Шарыпов белән очрашты. Бу хакта Россия мөселманнары Дини җыены Үзәкләштерелгән дини оешмасының матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Очрашуда 18нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә татар һәм гарәп телләрен укытуга зур игътибар бирелде. Шәһәр башлыгы хәбәр иткәнчә, 2023 елның 1 гыйнварыннан мәктәптә әлеге дисциплиналарда белем бирүчеләр вазифасына штат берәмлеге бүленәчәк», диелә бу хәбәрдә.
Квалификацияле мөгаллимнәрне Иваново өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте һәм өлкә татарлары милли-мәдәни автономиясе тәкъдим итәчәк.
Шулай ук Кинешма һәм Ивановода (18нче урта мәктәптә) балалар Сабан туе үткәрү хакында фикер алыштылар. Очрашуда катнашучылар Иваново Җәмигъ мәчете каршында Мәдәният үзәге төзү мәсьәләсенә дә тукталды.
Билгеләп үтелгәнчә, төзелеш эшләре яхшы темпта бара, яңа үзәк тиздән күргәзмәләр, белем бирү курслары, мәдәни-агарту чаралары өчен мөһим мәйданчык булачак. Ул намаз уку залларын, татар, рус, гарәп һәм фарсы телләре өйрәтелә торган сыйныфларны, музейны, күргәзмә экспозицияләре, лекцияләр үткәрелә торган бүлмәне һәм кафены үз эченә ала.
Очрашу ахырында Иваново өлкәсе мөфтие шәһәр башлыгына «Татар дөньясы. Татарский мир» һәм «Татарская национальная кухня» басмаларын бүләк итте, диелә хәбәрдә.
