Казанда гаражда монтаж күбеге белән эшләгәндә чыккан янгында бер ир-ат пешкән
Кичә кич Казанның Тынычлык бистәсендә гаражда монтаж күбеге белән эшләгәндә янгын чыккан һәм бер ир-ат пешкән.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, ир-ат шәхси гараж подвалында монтаж күбеге салынган баллон белән эшләгән.
Бер мизгелдә шартлау тавышы яңгыраган һәм подвалда янгын чыккан. Урынга тиз арада килеп җиткән коткаручылар 1 квадрат метр мәйдандагы янгынны сүндергән.
Янгын ут белән саксыз эш итү нәтиҗәсендә чыккан дип фаразлана. Тәне пешкән ир-атны Республика клиник хастаханәсенә озатканнар, дип белдерделәр Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә.
