Добавить новость
123ru.net
World News
Август
2022

Миңнеханов: Нефть-газ химиясе форумы кризис белән көрәштә көчне берләштерергә ярдәм итә

0

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан нефть һәм газ форумын ачу тантанасында катнашты. Чара «Казан экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгендә уза, 31 августтан 2 сентябрьгә кадәр мәйданчыкка 2 меңгә якын кеше килер дип көтелә.

«Сезне нефть һәм газ форумында сәламләвемә шатмын. Республикага килгәнегез һәм форумда катнашканыгыз өчен барыгызга да рәхмәт белдерәм. Үзара хезмәттәшлек, мондый мәйданчыкларда фикер алышу дусларча элемтәләрне үстерүгә ышаныч өсти», - диде Миңнеханов.

Аның сүзләренчә, мәйданчыкта берничә конференция һәм түгәрәк өстәлләр үткәрү ниятләнә. Махсуслаштырылган күргәзмәдә Россиянең 25 төбәгеннән 160 компания катнаша.

«Форум мәйданчыгы яңа эшлекле элемтәләрне җайга салу һәм кризисны җиңүдә тырышлыкларны берләштерү өчен нәтиҗәле чара булачак», - дип искәртте Татарстан Президенты.

Шуннан соң Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең энергетика һәм инфраструктура министры сүз алды. Сухель Бән Мөхәммәд Әл Мазруи форумга чакырган өчен Рөстәм Миңнехановка рәхмәт белдерде. «Бу тәкъдим минем өчен бик тә кадерле, чөнки әлеге өлкәне үстерүдә яңа технологияләр белән танышачакмын. Безнең үзара мөнәсәбәтләр бик тә мөһим һәм озак еллар дәвам итә», - диде ул.

Аннары Татарстан Президенты һәм форум кунаклары күргәзмә белән танышты. Аларга заманча инновацион технологияләрдән гыйбарәт экспозицияне, шулай ук нефть чыгару, «кара алтын» эшкәртү һәм нефть химиясе өлкәсендәге нефть һәм газ химиясе комплексы предприятиеләренең иң яңа эшләнмәләрен күрсәттеләр.

Быел чарага беренче тапкыр Африка делегациясе килә. Моннан тыш, форум кунаклары арасында Алжир, Сенегал вәкилләре дә булачак, Камерун исә күргәзмә зонасында беренче тапкыр тәкъдим ителәчәк.






Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net