Добавить новость
123ru.net
World News
Август
2022

Самара өлкәсендәге Мулла авылының 220 еллык юбилеен бәйрәм иттеләр

0

Самара татарларының «Бердәмлек» газетасының телеграм-каналында «Мулла авылына - 220 ел!» дигән язма чыкты.

13 августта Елховка районы, Мулла авылының 220 еллык юбилеена багышланган бәйрәм узды. Чараның тантаналы өлешен авыл башлыгы Рафаэль Салюков башлап җибәрде. Аннан соң авылның олы яшьтәге юбилярларын, озак еллар бергә яшәгән һәм яңа гына никах укыткан яшь гаиләләрне котладылар.

Авылыбызның иң зур «стажлы» гаиләләре арасында - 65 ел бергә гомер иткән Ислам һәм Гөлсирә Фәхретдиновлар, 55 ел буе кулга-кул тотынышып баручы Габделхак һәм Рәйсә Вәлитовлар, ярты гасыр элек никахлашып бүгенге көнгә кадәр пар алмадай гомер итүче Наил һәм Әлфия Фәткулловлар бар.

Зур тырышлык белән әзерләнгән бәйрәм концерты һәркемнең күңеленә хуш килерлек итеп оештырылган иде. Махсус чакырылган артист Ринат Рәхмәтуллин, «Хыял» ансамбле, «Тамчы» бию коллективы, Рауза Үзбәкова, Фәния Имангулова, Алисә Дәүләтбаева, Фәүзия Абдрәшитова, Илдар Чипчиков, Сергей Чубуков һәм башкалар кунакларга матур җырларын һәм дәртле биюләрен, ә Гөлшат Әхмәтова һәм шагыйрәбез Гөлсирә апа Фәхретдинова шигырьләрен һәм матур хатирәләрен бүләк иттеләр. Көн буе ярминкә гөрләп эшләп торды. Асыл затлар яулык бәйләү буенча осталык дәресендә бик теләп катнаштылар.

«Тылсымлы сандык» оешмасы җитәкчесе Наталья Голованова төрле материалдан курчак ясау буенча мастер-класс уздырды. Бу шөгыль балаларга аеруча ошады. Алар үзләренең иҗади сәләтләрен кулланып, рәхәтләнеп үзләре теләгәнчә курчаклар ясадылар. Балаларның борынгы халык уечыклары тарихы белән кызыксынуы бик куандыра.

Шулай ук бәйрәм программасында көрәш бәйгесе дә каралган иде. Анда 38 килограммга кадәр балалар көч сынашты. Айдар Галимов авылыбызның яшь батыры титулына лаек булды. Кунаклар тамак ялгап ала алсын өчен шашлык, өчпочмак-пәрәмәчләр, лимонад-соклар һәм башка тәм-томнар сату да оештырылган иде.

Бәйрәм бик күңелле үтте. Авылдашлар да, килгән кунаклар да бик канәгать булып, бәйрәмне авыл Сабан туе дип атадылар һәм юбилей тантанасын оештыруда катнашкан барлык авыл халкына һәм иганә-челәргә зур рәхмәтләр әйтеп таралыштылар, диелә Мулла авылы Мәдәният йорты хезмәткәрләре исеменнән бирелгән язмада.






Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net