Добавить новость
123ru.net
World News
Август
2022

Казанлылар «борма», «чалыштыру», «өчпочмак» татар биюе хәрәкәтләрен өйрәнде

0

«Чулпан» мәдәният үзәге каршындагы мәйданда татар халык биюе буенча «Батыр батл» узды. Остаханәне Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең балет артистлары Владислав Уткин һәм Данил Исхаков үткәрде.

«Чара биюче егетләрнең перформансыннан башланды. Алар татар биюе буенча үзара батл оештырды. Соңыннан батлны караучылар биючеләргә бәя бирде. Владислав Уткин дип җан атучылар аның командасына кушылды, Данил Исхаков өчен тавыш бирүчеләр – икенче командага. Биючеләргә баянчы Газинур Равилов һәм битмейкер, диджей Malsi music ярдәмгә килде», – диелә Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәрендә. «Мастер-класс барлык яшьтәге кешеләр өчен дә туры килә. Безнең әби-бабаларыбыздан килгән гореф-гадәтләрне, хәрәкәтләрне балаларыбызга җиткерү – төп бурычыбыз», – диде Владислав Уткин.

Остаханә барышында катнашучылар «борма», «чалыштыру», «өчпочмак», «кадак кагу» кебек татар биюе хәрәкәтләрен өйрәнде. Катнашучылар капма-каршы ике командада бер-берсен белән көч сынашты, үз белемнәрен күрсәтте, батл оештырды. Ә соңыннан әлеге мастер-класс күмәк бию белән тәмамланды. 

«Батыр батл»ны казанлылар һәм шәһәр кунаклары яратып кабул итте, үзләре дә теләп катнашты. Татарлар гына түгел, башка милләт кешеләре дә әлеге остаханәне чын күңелдән тамаша кылды, биюгә кушылды. Мастер-класс тәмамланганнан соң да халык таралырга ашыкмады, катнашучыларның биюдән аерыласы килмәде», – дип хәбәр итә матбугат хезмәте.

Остаханәгә биергә килгән Татьяна ханым чараны зарыгып көтеп алган. «Биюче егетләрнең биюенә сокланып карап тордык. Үзебез дә әлеге мастер-класста бик теләп катнаштык. Мондый чаралар күбрәк булсын иде, чөнки алар бар кеше кеше өчен дә кызыклы», – диде ул.

  • «Хәрәкәттә – бәрәкәт» парклардагы җәйге иҗат һәм спорт дәресләре Казанда узган ел башланып китте. Узган ел 14 дәрес узды. Быел «Ярмәк вагы» татар биюе нигезләре, чечетка, аэробика, татар халык биюе, брейк-данс, җырлы-биюле «Зәлидә» уены буенча мастер-класслар үтте.
  • Чара Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре Комиссиясе ярдәме белән гамәлгә ашырылды. Татар биюе буенча тагын бер остаханә 30 августта узачак.
  • «Хәрәкәттә – бәрәкәт» чаралары Казан мэриясе тарафыннан Парклар һәм скверлар дирекциясе белән берлектә сентябрьгә кадәр уздырыла. Чараларның тәртибе белән @milli.kzn телеграм-каналында танышып барырга мөмкин.





Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net