Буа мөхтәсибәтендә «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе бара
Буа мөхтәсибәте «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» республикакүләм акциясендә катнашырга чакыра.
Акция күп балалы, азкеремле гаиләләрдә тәрбияләнүче һәм инвалид балаларга мәктәп кирәк-яраклары сатып алу өчен акча җыярга ярдәм итәчәк, дип хәбәр итә ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте.
Мәктәп букчасы комплекты үзгәрешсез булып кала: аңа канцелярия товарлары, дәфтәрләр, хезмәт һәм рәсем дәресләре өчен җыелмалар һәм башкалар керә.
