Мишустин Ленар Сафинны КФУ ректоры итеп билгеләде
Татарстаннан РФ сенаторы Ленар Сафинны Казан федераль университеты ректоры итеп билгеләделәр. Тиешле күрсәтмәне Россия хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин имзалаган.
«Сафин Ленар Ринат улын «Казан (Идел буе) федераль университеты» федераль дәүләт автоном югары белем бирү учреждениесе ректоры итеп биш елга билгеләргә», - диелә документта.
Исегезгә төшерәбез, КФУның элеккеге ректоры Илшат Гафуровны тоткарладылар һәм җинаять эше кузгаттылар. Аны яллау буенча үтерүгә котырту белән бәйле гаеплиләр.
- 2010 елның 22 апреленнән Ленар Сафин Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры булып билгеләнгән иде.
- 2020 елның 18 сентябрендә Ленар Сафин Татарстаннан Россия Федерация Советына сайланган иде.
