Татарстан Роспотребнадзоры 100 килограммнан артык икмәк-күмәч продукциясен сатудан алган
Татарстанда беренче яртыеллыкта әйләнештән 103,2 кг күләмендәге кондитер һәм икмәк-күмәч эшләнмәләренең 41 партиясен гамәлдән чыгарганнар.
Бу продукциянең яраклылык вакыты узу, саклау шартлары бозылу һәм товар турында дөрес мәгълүмат бирелмәү белән бәйле, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор (Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт) идарәсе.
Барлыгы ведомство икмәк-күмәч әйберләре җитештерү буенча 11 предприятиене, шулай ук 68 кибет һәм кафены тикшергән. Закон бозган өчен хуҗаларга 138 мең сум штраф салынган, дүрт материал судка җибәрелгән.
