Арча районында язгы ташуга әзерлек чаралары күрәләр
(Арча, 8 март, «Татар-информ», «Арча хәбәрләре» ). Арча районында барысы 12 торак пунктка су басу куркынычы яный. «Арча шәһәрендә, Казанбаш, Көтек, Казиле, Күпербаш, Кәче, Апаз, Хәсәншәих, Ашытбаш, Кысна, Түбән Оры, Иске Чүриле авылларында барысы 232 хуҗалык су басу мөмкин булган зонага керә. Социаль объектлар, икътисад, тормыш иминлеген тәэмин итүче объектлар, үләт базлары, күперләр, гидротехник корылмалага су басу куркынычы янамый», — диде район гражданнарны саклау идарәсе җитәкчесе Гөлнар Шәрипова. Районда язгы ташуны бәла-казаларсыз үткәреп җибәрүгә юнәлдерелгән чаралар күрелә. Бу хакта гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм янгын куркынычсызлыгын булдырмау буенча комиссия утырышында әйтелде. Су үткәрүче канаулар, су торбалары, күперләр кардан һәм чүп-чардан вакытында чистартылып тора. Су басу куркынычын булдырмау максатында районда яшәүчеләрдән дә битараф булмаулары сорала. «Күпләп кар эрегәндә күңелсез нәтиҗәләрне киметергә мөмкин. Үз йортлары белән яшәүчеләргә кар суы ага торган канаулар казырга, йорт яны территорияләрен чистартырга онытмаска кирәк», — диде ул. Язгы боз аша йөрүнең куркыныч булуын да кисәтә белгечләр. Андый боз тиз ватылырга мөмкин. Елгалар аша чыгарга, текә яр өсләрендә торырга, ярдан боз кисәкләрен этеп җибәрергә, елагаларда яки сулыкларда тирәнлек үлчәргә ярамый.