Татарстанда коронавирустан тагын ике ир-ат һәм бер хатын-кыз үлгән
(Казан, 16 июнь, «Татар-информ»). Татарстанның тагын өч кешесе Covid-19 коронавирусы корбаны булды. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Татарстанда коронавирус инфекциясеннән өч үлем очрагы теркәлгән», - диделәр ведомствода.
Covid-19 инфекциясеннән 1937 һәм 1961 елгы ир-атлар, шулай ук 1948 елда туган хатын-кыз вафат була. «Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән», — диделәр министрлыкта.
Шулай итеп, 2021 елның 16 июненә Татарстанда рәсми рәвештә теркәлгән коронавирус корбаннарының гомуми саны 521гә җиткән.
Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы республикада 2,6 меңгә якын кеше Covid-19 өзлегүләреннән вафат булганлыгын хәбәр иткән иде.
