(Казан, 16 июнь, «Татар-информ»). Казанда яшәүче бер ир-ат Боровое Матюшинода суднолар өчен ясалган корылмадан Идел елгасына сикереп, умыртка баганасын сындырган. Ир-атны аңсыз хәлдә Татарстанның Республика клиник хастаханәсенә илтәләр. Бу хакта клиника матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. 14 июньдә Казанда яшәүче 36 яшьлек ир-ат хатыны һәм кечкенә улы белән Идел елгасы ярында ял итә. Әти кеше улын суга чумарга һәм башы белән аска сикерергә өйрәтергә карар кыла. Ир-ат пирстан башы белән суга сикерә һәм елга төбенә бәрелә, шуннан соң аякларының хәрәкәтләнмәвен сизә. Судан аны хатыны һәм башка ял итүчеләр чыгара. Ир-атны аңсыз хәлдә Республика клиник хастаханәсенә китерәләр һәм шунда ук реанимациягә озаталар, бераз соңрак умыртка баганасының муен бүлегенә операция ясыйлар.