Добавить новость
123ru.net
World News
Июнь
2021

Нәзарәт халык арасында наркоманиягә каршы дәгъват алып бара

0

(Казан, 16 июнь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы структурасы вәкилләре белән бергәлектә яшьләр арасында психикага начар йогынты ясый торган матдәләрне куллануны кисәтү темасына видеоконференция рәвешендә түгәрәк өстәл уздырды.

Фикер алышуда ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең социаль үсеш һәм дәгъват бүлекләре җитәкчесе Айгөл Биктимирова, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең тоткыннар белән эшләү буенча дәгъват бүлеге белгече Марсель хәзрәт Мингалиев, Нәзарәтнең дәгъват бүлеге белгече, «Сәлах» мәчете имам-хатыйбы Тимергали хәзрәт Юлдашев һәм башкалар катнашты. Түгәрәк өстәл утырышын Нәзарәтнең дәгъват бүлеге баш белгече Марат Сәлахов алып барды.

Очрашуда катнашучыларны Айгөл ханым Биктимирова сәламләде, бүгенге онлайн-конференциянең төп темасы белән таныштырып, аның җәмгыятьтә бик мөһим урын алып торуын билгеләп үтте.

«Ислам дине тарафыннан наркотик матдәләр куллану катгый рәвештә тыелган. Дин белгечләре бу мәсьәләне өйрәнәләр, халык арасында аңлату эшләре алып баралар. Без ашыгыч заманда яшибез, без бу афәттән саклану өчен сабырлыкны туплап, гыйлем алырга тиешбез. Тиз арада канәгатьләнү, ләззәт алу яисә авырудан котылырга теләвебез наркоманиягә бәйлелек китереп чыгарырга мөмкин. Бу афәткә якын бармас өчен без яшьләребез белән дөрес итеп эш алып барырга тиешбез», — диде.

Аннары үз компетенцияләре кысаларында түгәрәк өстәлнең башка катнашучылары докладлар белән чыгыш ясады. Профессор, медицина фәннәре докторы Ләйлә Шәйдукова XIX–XX гасырларда наркотизм үсеше тарихын бәян кылды, Марсель хәзрәт Мингалиев тоткыннар арасында психикага начар йогынты ясый торган матдәләр куллануны кисәтүдә диннең роле, Тимергали хәзрәт Юлдашев наркомания проблемасына диннең карашы турында сөйләде.

Түгәрәк өстәл материаллары Татарстан Республикасы районнары имамнарына киләчәктә һөнәри эшчәнлекләрендә профилактик эш күнекмәләрен булдыру өчен хезмәт итәчәк. Шунысы игътибарга лаек, Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы ТР Диния нәзарәте белгечләрен Татарстанда яшәүчеләр арасында сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру буенча ТР Хөкүмәт комиссиясенең эшче төркеменә кертте.






Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net