Добавить новость
123ru.net
World News
Июнь
2021

Галим: Мәрҗани белән Рәмзи «Гөлестан бит-төрки»не Мәхмүт Гөлестани язган дип белгән

0
(Казан, 16 июнь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Тарих фәннәре кандидаты Эльмира Сәйфетдинова фикеренчә, татар мәгърифәтчеләре Шиһабетдин Мәрҗани белән Морад Рәмзи Сәйф Сараиның «Гөлестан бит-төрки» әсәрен Мәхмүт Гөлестани дигән автор язган дип уйлаганнар. «Алар Каһирәдә булып, ватандашларның язмышы белән кызыксынган. Мәрҗани белән Рәмзи хезмәтләрендә әс-Сараи исемнәре теркәлгән. Мәсәлән, Мәрҗани „Вәфийат әл-әслаф“ исемле хезмәтендә әс-Сараи дигән башка өч галим белән беррәттән Мәхмүт әс-Сараины телгә ала. Ул аны „Гөлестан бит-төрки“ әсәренең авторы, „әл Гөлестани буларак билгеле“, — дип яза», — диде ул. Галимә Морад Рәмзи турында да әйтеп үтте. «Мәхмүт Сараи Гөлестани әл-Каһири турында әйткәндә, Морад Рәмзи Гөлестани буларак билгеле булуын яза, чөнки ул „шәех Сәгъдинең ‚Гөлстанын‘ укый торган була“. Бу фикерне төрек галиме Феридун Узлук та әйтә», — диде ул Сәйф Сараиның 700 еллыгына багышланган халыкара конференциядә . Эльмира Сәйфетдинова сүзләренчә, Мәрҗани белән Рәмзинең белешмәсе Сәйф Сараиның тормышын өйрәнүчеләргә ачыш була алыр иде. «Әмма Нидерландыдагы Лейден китапханәсендә сакланган „Китабе Гөлестан бит-төрки“ әсәренең кулъязмасы Мәхмүт Гөлестанның Мисырга килгән Әхмәд Джалаирга багышланган шигыре белән башлана. Сәйф Сараи шигъри формада аңа җавап яза, ул Әхмәдне туган ягын ташлап китүче илгизәр дип атый», — диде ул. Сәйф Сараи әсәрләреннән аның Мисырдагы язмышы турында бик аз мәгълүмат кына билгеле. Галимә фикеренчә, Сәйф Сараи исеме тәхәллүс буларак кына кулланылган, Сәйфетдин исеменнән кыскартылып алынган, яки аны яклаган Сәйфетдин Бетхасның исемен алган. «Гадәттә, мәмлүкләр еш кына тәхәллүс итеп үзләренең яклаучыларының исемнәрен дә алганнар. Гомумән, Алтын Урда шагыйрьләренең исемнәре Котб, Хисам Кятиб, Харәзми кебек тәхәллүс исемнәре булган», — дип тә фараз ясады ул.





Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net