Миңнеханов: Үзбәкстан белән товар әйләнешен күп тапкыр үстерәчәкбез
(Казан, 16 июнь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан Республикасы Премьер-министры Абдулла Арипов белән очрашты. Бу турыда Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте. Рөстәм Миңнеханов искә төшергәнчә, апрель аенда Үзбәкстан Хөкүмәте башлыгы йөкләмәсе буенча Татарстанда Ташкент һәм Ташкент өлкәсе хакимнәре, торак-коммуналь хезмәт күрсәтү министры булган. Миңнеханов сүзләренчә, бу очрашу территорияләр үсешенең төп юнәлешләре буенча тәҗрибә уртаклашырга мөмкинлек бирде һәм делегацияләрнең нәкъ менә шундый үзара сәфәрләре яңа тәҗрибә тупларга һәм эшлекле элемтәләр урнаштырырга мөмкинлек бирә. «Без Үзбәкстан белән хезмәттәшлекне актив үстерәбез. Узган ел пандемия аркасында товар әйләнеше кимеде, аны процентларда түгел, ә берничә мәртәбә үстерәчәкбез», — диде Татарстан Президенты. «Үзбәк-Россия мөнәсәбәтләре хәзер моңарчы күрелмәгән күтәрелеш кичерә. Сезнең җитәкчелектә Татарстан Республикасы Россия Федерациясенең иң уңышлы субъектларының берсе. Бүгенге сәфәр безнең мөнәсәбәтләрне тагын да тирәнәйтергә мөмкинлек бирәчәк», — диде Үзбәкстан премьер-министры.
Экология в России и мире
Путин в России и мире
Лукашенко в Беларуси и мире
123ru.net —
международная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.
Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).
123ru.net — живые новости в прямом эфире!
В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.
Здоровье в России и мире
Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России
Друзья 123ru.net
Информационные партнёры 123ru.net
Спонсоры 123ru.net