Добавить новость
123ru.net
World News
Июнь
2021

Язучы Ләбиб Леронның «Мәхәббәтнең канат җиле» шигырь китабы тәкъдим ителде

0
(Казан, 16 июнь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). «Әдәби кафе»да «Безнең мирас» журналы баш мөхәррире, язучы, шагыйрь Ләбиб Леронның «Мәхәббәтнең канат җиле» исемле яңа китабы тәкъдим итү кичәсе узды. «Мәхәббәтнең канат җиле» Татарстан китап нәшриятында 1200 данә белән нәшер ителгән. Аны «Әдәби кафе»да бүген ташлама белән алырга мөмкин. Китапта шагыйрьнең төрле елларда иҗат ителгән шигырьләре һәм поэмалары туплап бирелгән. Автор китапны ун ел элек үк басмага әзер булуын әйтеп үтте. «Русча китабым иртәрәк чыкты. Татарчасы кызым Айсылу Леронның туган көнендә тәкъдим ителде», — диде ул һәм тәкъдим итү кичәсенә килгәннәргә рәхмәтен белдерде. Китапка кереш сүзне Татарстанның халык шагыйре Зиннур Мансуров язган. Ул авторга күпкырлылыкка омтылу хасиятен югалтмавын теләде. «Ләбиб — күпкырлы шәхес, төрле әдәби жанрларда иҗат итәргә омтыла. Әдәбиятта эпиграмма белән пародияләрне җанландырып та җибәрде. Талантының барлык ягын ачарга омтылсын иде», — диде ул. «Аның кагылмаган шәхесе юк. Бөтен жанрларда катнаша: пародия, шигырь, миниатюра, һ.б. Киңкырлы талантларны бик нык чәчелә, диләр. Ләбиб чәчелми, ул халыкка талантын чәчә. Ул башкарган эштән кеше һәрчак көнләшә. Талантлы кешеләргә кызыга иде, кызыккан кешеләре турында уңай иҗат бәяләмәләре бирде ул, ә көнләшкән кеше уңай бәяләмә бирә алмый», — диде язучы, драматург Рабит Батулла. Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла Ләбиб Лерон белән студент елларында бер тулай торагында торган хатирәләрен искә алды. «Мәктәптә Ленарис Улимановский дигән тәхәллүсе белән дә язган булган. „Яшь ленинчы“ газетасында „Ленарис Леронов“ дип куя иде. Мондый тәхәллүс булмый, татар икәнең күренеп тормын, Ләбиб Азат бул дип тәкъдим иттем», — ди ул. Профессор, әдәбият тәнкыйтьчесе Тәлгать Галиуллин Ләбиб Леронны лирик шагыйрь буларак соңгы елларда гына тануын әйтте. «Лирика эчке серләрсез, кеше алдында кычкырып әйтеп булмый торган сүзләрсез була алмый. Аның „Мона Лиза кебек серле ханым“, „Вакыт җитми, дибез“ һ.б. шигырьләре йөрәгемне кайнатты. Ләбибнең чын мәгънәсендәге иҗаты — аның лирикасындадыр», — диде галим. Әдәбият галиме Ләбиб Леронның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясенә дә лаек булуын әйтте. «Ул „Безнең мирас“ журналын күтәрде, журнал татар халкының үткәнен, тарихын, мирасын чагылдыручы үзәк булып бара. Ләбиб кайда гына булмый, гел сәяхәт итәргә ярата: Франция, Алтай, Себер һ.б. җирләрдә гизә», — диде ул. Ләбиб Леронның шигырьләрен рус теленә тәрҗемә иткән Галина Булатова Ләбиб Леронның шигырьләрен бәяләп, аның күбрәк шигърияткә һәм хатын-кызга мәхәббәт темаларында иҗат итүен билгеләп үтте. Очрашуда әдипнең каләмдәшләре һәм дуслары — Марсель Галиев, Газинур Морат, Раил Садриев, Гәрәй Рәхим, Алмаз Хәмзин, Йолдыз Шәрапова, туганнары булды. Якташы, Татарстанның халык артисты Азат Тимершәех Ләбиб Лерон сүзләренә язылган җырны башкарды.





Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net