Добавить новость
123ru.net
World News
Июнь
2021

Татарстанда урманнарга бару тыела

0
(Казан, 16 июнь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Янгын куркынычының югары класслы булуына бәйле, 16 июньнән Татарстанда урманнарга бару тыела. Чикләү 21 көнгә кертелә. Бу карар Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан имзаланды. «Татарстанда гражданнарның урманнарда булуы, аларга транспорт чаралары керүе тыела», — дип аңлатты ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының урман фондын саклау һәм яклау секторы мөдире Алексей Мосунов. Татарстан урманчылары чикләү кертү, аның гамәлдә булу вакыты һәм урман юлларын шлагбаумнар белән ябу турында кисәтү аншлаглары урнаштырачак. Урманнарда тәүлек буе кизү тору оештырылган, урман массивларында патрульлек итү көчәйгән, ял көннәрендә вакытлыча постлар оештырылган. Янгын сүндерү көчләренең һәм чараларының, шул исәптән резервтагыларның, янгын турындагы хәбәрләргә оператив җавап бирү өчен тулы әзерлеге тәэмин ителде. «Урман хуҗалыгы федераль агентлыгының 16 июньгә дистанцион мониторинг системасы мәгълүматлары буенча, Татарстанда урман фонды белән чиктәш территорияләрдә 778 термик нокта һәм янгын чыгуның 551 очрагы теркәлгән. Узган елның шушы көнендә 446 термик нокта һәм 206 яну очрагы теркәлгән», — диделәр ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәтендә. Татарстанда урманнарда янгын куркынычсызлыгын 25 урман янгыннары станциясе тәэмин итә. Янгын куркынычы янаган шартларда космик, авиация һәм җир өсте мониторингы уздырыла, урманнарны янгынга каршы чаралар комплексы уздырыла. Статистика мәгълүматлары буенча, 90 процент очракта урман янгыннары барлыкка килүнең төп сәбәбе янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу һәм ут белән саксыз эш итү була. Урманнарда яисә урман массивлары тирәсендә янгын турында 8-800-100-94-00, 8 (843) 221-37-95 телефоннары буенча хәбәр итәргә мөмкин.





Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net