Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан Президенты белән хезмәттәшлек турында фикер алышты
(Казан, 16 июнь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ташкентка эш сәфәре кысаларында Үзбәкстан Президенты Шәүкәт Мирзияев белән очрашты һәм аның белән хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алышты. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте. Әңгәмә барышында Рөстәм Миңнеханов Россия - Үзбәкстан мөнәсәбәтләре кысаларында Татарстан белән хезмәттәшлекне үстерүгә күрсәткән игътибары һәм ярдәме өчен рәхмәт белдерде. Татарстан белән Үзбәкстанның эшлекле хезмәттәшлек тарихы 1993 елда тиешле килешүгә кул куюдан башланды. Казанда Үзбәкстанның Генераль консуллыгы ачылды, Үзбәкстанда Татарстан вәкиллеге эшли. Казан һәм Ташкент - тугандаш шәһәрләр. Агентлык әңгәмәдәше сүзләренчә, Татарстан Республикасы Президенты хезмәттәшлек елларында берничә Татарстан компаниясе белән уртак проектлар эшләнгәнлеген искә төшерде. Болар - КАМАЗ, «Татнефть», «ТАИФ», КМПО, Горький исемендәге Яшел Үзән судно төзү заводы, POZIS, «Татхимфармпрепараты», «Ак Барс холдинг», «Татспиртпром» һәм башкалар. «Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путин кушуы буенча мин җитәкли торган ”Россия-Ислам дөньясы” стратегик караш төркемендә Үзбәкстаннан вәкил катнаша», — дип искәртте Рөстәм Миңнеханов. Аның фикеренчә, ике илнең якынаюына бу мәйданчык та ярдәм итә. Җавап итеп Шәүкәт Мирзияев Татарстанның идарә итү һәм башка инновацияләр чыганагы буларак әһәмиятенә игътибар итте. «Делегациябезнең Татарстанга һәр сәфәре республикабыз үсешенә яңа этәргеч бирә. Иң яхшы тәҗрибәләрне үзләштерсеннәр өчен сезнең төбәккә хезмәттәшләремне бик теләп җибәрәм», — диде Үзбәкстан Президенты.
Экология в России и мире
Путин в России и мире
Лукашенко в Беларуси и мире
123ru.net —
международная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.
Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).
123ru.net — живые новости в прямом эфире!
В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.
Здоровье в России и мире
Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России
Друзья 123ru.net
Информационные партнёры 123ru.net
Спонсоры 123ru.net