Ульяновск өлкәсе Яңа Спас районы татарлары җыелышында автономия советы рәисе сайланды
(Казан, 16 июнь, «Татар-информ»). Яңа Спас район хакимияте бинасында татар милли-мәдәни автономиясе активының җыелышы узды. Район татарлары җыелышында автономия советы рәисе итеп Раил Рәхим улы Муракаев сайланды. Исмаил Хабушев, Фәвзия Якупова һәм Кәрим Аделов аның кандидатурасын яклап чыгыш ясадылар. Раил Муракаев Инза районы Дракино авылында туып үскән. Бу турыда «Өмет» газетасы хәбәр итә. Район хакимияте башлыгы Александр Горбунов озак вакыт Равил Фатыйх улы Невмятуллин җитәкчелек иткән татар милли-мәдәни автономиясе советының татар телен һәм мәдәниятен, милли гореф-гадәтләрне һәм йолаларны саклап калып үстерү юнәлешендә зур эшләр башкаруын билгеләп үтте. Актив эшләп килүче әлеге оешма районда яшәүче өч меңгә якын татар кешесен берләштерә, диде ул. Ә өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин быел 24 еллыгын билгеләп үтүче мохтарият тарафыннан башкарылган эшләр белән таныштырып үтте. Безнең автономия мәгариф һәм мәдәният мәсьәләләре белән шөгыльләнә, мәктәпләрдә ана телен укыту проблемасын игътибар үзәгендә тота, диде ул. Автономия җитәкчесе озак еллар Яңа Спас районы татарларын әйдәп барган Равил Невмятуллинны Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының Мактау грамотасы белән бүләкләде. Милли тормышта актив катнашучы Раил Муракаев, Кәрим Аделов, Гөлфия Бикбаева һәм Суфия Курмакаева өлкә татар автономиясе конференциясенә делегатлар булып сайландылар.
Экология в России и мире
Путин в России и мире
Лукашенко в Беларуси и мире
123ru.net —
международная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.
Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).
123ru.net — живые новости в прямом эфире!
В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.
Здоровье в России и мире
Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России
Друзья 123ru.net
Информационные партнёры 123ru.net
Спонсоры 123ru.net