Үзәк банкта әледән-әле банктан шалтыратулардан ничек котылырга икәнлеген аңлаттылар
(Казан, 28 гыйнвар, «Татар-информ»). Банкларның гражданинга кредит рәсмиләштерүне тәкъдим итеп әледән-әле шалтыратуын туктатырга мөмкин. Бу хакта Sputnik радиосы Россия Банкының финанс хезмәтләрен кулланучыларның хокукларын яклау хезмәте вәкиле Анна Подковкинага сылтама белән хәбәр итә. Аның сүзләренчә, алдан хупланган кредитлар турындагы мәгълүмат белән үзләрен яхшы яктан күрсәткән бурычка алучыларга мөрәҗәгать итәләр. Шул ук вакытта, «алдан хуплау» кредит килешүенең инде рәсмиләштерелүен аңлатмый. Бурычка алучыга бары тик белдерелгән шартларда алга таба рәсмиләштерү өчен кредит оешмасына мөрәҗәгать итүне сорыйлар. Мондый шалтыратуларны закон бозу дип санарга ярамый. Шулай да әгәр клиент моның алга таба да кабатлануын теләми икән, ул аларны туктату үтенече белән кредит оешмасына мөрәҗәгать итә ала. «Мондый шалтыратуларга бәйле проблемаларны хәл итүнең иң җайлы ысулы – банкның кайнар линиясенә мөрәҗәгать итү. Әгәр бу ярдәм итми һәм шалтыратулар килүен дәвам итә икән, ул чагында кулланучы гариза белән банкка мөрәҗәгать итә һәм шәхси мәгълүматларны эшкәртү өчен элегрәк бирелгән рөхсәттән баш тарта ала», - дип аңлатты белгеч. Әгәр шуннан соң да шалтыратулар килүен дәвам итсә, ул чагында гражданинга Үзәк банкка мөрәҗәгать итәргә кирәк һәм регулятор банктан сәбәпнең нидә икәнлеген беләчәк.
Экология в России и мире
Путин в России и мире
Лукашенко в Беларуси и мире
123ru.net —
международная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.
Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).
123ru.net — живые новости в прямом эфире!
В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.
Здоровье в России и мире
Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России
Друзья 123ru.net
Информационные партнёры 123ru.net
Спонсоры 123ru.net