Добавить новость
123ru.net
World News
Октябрь
2020
1 2
3
4
5
6 7 8 9
10
11 12 13
14
15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28 29 30 31

Татарстанда барлык мәйданның 88 процентыннан көнбагыш җыеп алганнар

0

(Казан, 17 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан кырларында 105 мең гектардан көнбагыш җыеп алынган, ягъни бу культураның гомуми мәйданының 88 проценты дигән сүз. 172 мең тонна уңышны җыеп алганнар, бер гектардан уртача уңыш 16,5 центнер тәшкил итә. Татарстан Премьер-министры урынбасары — Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Татарстан Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә шул хакта сөйләде. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы сүзләренчә, Азнакай, Түбән Кама, Югары Ослан районнары хуҗалыкларында көнбагыш җыелмаган.

Марат Җәббаров сүзләренчә, 20 мең гектардан яки 45 процент мәйданнан кукурузны бөртеккә җыйганнар. 104 мең тонна уңыш җыеп алганнар. Әлки, Яшел Үзән, Алексеевск, Югары Ослан районнарында иң күп җыелмаган мәйданнары булган авыл хуҗалыгы предприятиеләре бар.

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы шикәр чөгендерен җыю тәмамланып килә, 1,6 мең га җыясы калды, дип хәбәр итте. «Быел шикәр чөгендерен җыю эше югары дәрәҗәдә оештырылган иде. Моңа һава торышы да, шулай ук инвестиция компанияләренең кызыксынуы һәм оешканлыгы да ярдәм итте», — диде ул. Бүгенгә җыелган мәйданнардан (47,6 мең га) 2,1 млн тонна уңыш алынган. Бер гектардан 440 центнер уңыш чыккан.

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы, 9 ноябрьдән 13 ноябрьгә кадәр техниканы саклауга кую һәм көзге-кышкы ремонтлауны оештыру планлаштырыла, дип хәбәр итте. Кышын 11 мең трактор, 2800 комбайн һәм 80 проценттан артык авыл хуҗалыгы машинасы паркын төзекләндерергә кирәк булачак. Ел саен запас частьларга 3,5 миллиард сумга якын акча тотыла.

Марат Җәббаров хуҗалык һәм агрохолдинг җитәкчеләрен паркта җитешсезлекләрне вакытында бетерергә, заказлар урнаштырырга һәм көннәр җылы булганда авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлап калырга өндәде.






Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net