Россиядә туристик кешбэк программасының икенче этабы башланды
(Казан, 17 октябрь, «Татар-информ»). Россиядә туристик кешбэк программасының икенче этабы башланды. 5 декабрьгә кадәр Казан туристлары ил буенча турлар сатып ала һәм эчке туризмны стимуллаштыру буенча дәүләт программасы кысаларында сатып алу бәясенең 20 процентын кире кайтара алачак. Бу хакта ТР туризм буенча Дәүләт комитетының матбугат хезмәте хәбәр итә. Акциядә катнашу өчен Россиянең теләсә кайсы ноктасына кимендә 2 төн (3 көн) озынлыгындагы сәяхәт сайларга кирәк. Сәфәр 15 октябрьдән 10 гыйнварга кадәр башланырга тиеш. Өстәвенә, программа кысаларында бер турист өчен сәфәрләр саны чикләнмәгән. Акциягә тоташтырылган туроператорлар, отельләр һәм агрегаторлар исемлеге сайтта урнаштырылган. Турны сатып алыр алдыннан «Мир» түләү системасы картасын мирпутешествий.рф сайтында лояльлек программасында теркәргә кирәк. Билгеләп үтик, кешбэкны «Мир» картасы белән түләгәндә генә алырга мөмкин. Сәфәрне 15 октябрьдән 5 декабрьгә кадәр программаның сайланган партнеры сайтында акция битендә түләргә кирәк. Барлык шартларны үтәгәннән соң туристлар сәяхәт бәясенең 20 процентын кире кайтарачак, тик бер сатып алынган тур өчен 20 мең сумнан артык түгел.
Экология в России и мире
Путин в России и мире
Лукашенко в Беларуси и мире
123ru.net —
международная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.
Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).
123ru.net — живые новости в прямом эфире!
В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.
Здоровье в России и мире
Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России
Друзья 123ru.net
Информационные партнёры 123ru.net
Спонсоры 123ru.net