Добавить новость
123ru.net
World News
Июнь
2020
1 2 3 4 5 6 7
8
9
10
11
12 13 14 15 16
17
18
19 20 21 22 23 24 25
26
27 28 29 30

Шаһинур Мостафин: Каберем Сабантуй мәйданына карасын — «Ватаным Татарстан»

0

(Казан, 7 июнь, «Татар-информ», «Ватаным Татарстан», Гөлгенә Шиһапова). Якыннары аның үтенечен үтәде: язучыны Мамадыш районының Арташ авылында җирләделәр. Якташлары Шаһинур абыйның исемен мәңгеләштерәчәк. Бу хакта аны соңгы юлга озатканда Мамадыш районы хакимияте башлыгы Анатолий Иванов җиткерде. — Шаһинур Мостафин үз ягым, үз туфрагым дип яшәде. Бүген үз җиренә кайтты да. Кайчан чакырма, шунда кайтыр иде. Беркайчан юк димәде. Рәхмәтле булды. Бер рәхмәтеңә меңне әйтә иде, — диде ул. — Мамадышның бер урамына исемен бирербез. Урта Кирмән урта мәктәбе дә аның исеме белән аталыр. Соңгы юлга озатучылар арасында Татарстан язучылары берлеге рәисе Данил Салихов та бар иде. Ул Шаһинур абыйның каты авыру белән интегеп тә зарланмавын, киресенчә үз хәленә шөкер дип синекен соравын әйтте. «Аны тәрбияләгән һәркемгә: хатыны Фираяга, ике яктан да балаларына чиксез рәхмәт. Татар әдәбиятында сезнең исем алтын хәрефләр белән язылып кала», — диде Данил Салихов. Гөлсирин Абдуллина моннан ике ел элек Шаһинур абый белән аның 70 яшьлек юбилеенда бергә җырлаган. Язучының үз шигыренә язылган «Мин килермен тагын бу якларга» дип аталган бу җыры хатынына багышланган булган. — Үрнәк шәхес. Без кечкенәдән Шаһинур абый белән горурланып үстек, — ди Гөлсирин.

Шаһинур абыйның туган йортындагы алмагач бакчасы яраткан урыны булган. Биредә аларның әтиләре һәр бала туган саен агач утырткан. 8 алмагачлы бакчада Шаһинур абый элек иҗат иткән. Соңгы мәртәбә бу бакчада укытучы Ринат Хәйруллин белән узган ел Кирмән җыеныннан соң сөйләшеп утырганнар. 28июнь була ул. — Без гел элемтәдә булдык. Соңгы аралашканда сөйләвен аңлау читен иде. Үләм димәде, яшим диде. Мәкерле авыру белән дә 3 ел буе көрәште. Тик ул чирне түгел, чир аны җиңде. Рухы шат, урыны оҗмахта булсын, — ди Ринат абый. Шаһинур абыйны озатырга килүчеләр күп иде. Якыннары, дусларына ияреп табигать тә елады. Әйтерсең, Шаһинур абый яңгыр тамчылары аша рәхмәтен әйтә иде. Авыр туфрагың җиңел булсын, Шаһинур абый!






Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net