Түбән Камада өлкәннәр өчен йогышлы авырулар бүлегендә капиталь ремонт булачак
(Казан, 20 май, «Татар-информ»). Быел Түбән Камада өлкәннәр өчен йогышлы авырулар бүлеген, шулай ук дәвалау корпусы бинасын ремонтларга җыеналар. Бу хакта «НТР 24» хәбәр итә.
Район Башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Сәйфетдинов сүзләренчә, капиталь ремонт Актүбә урамындагы 13 йортта 3нче дәвалау корпусы һәм Актүбә урамында 11 йортта инфекция бүлегендә узачак.
«Министрлар Кабинеты карары расланган. Аукцион һәм килешү төзү көтелә», — диде җитәкче.