Добавить новость
123ru.net
World News
Февраль
2020
1 2 3 4 5
6
7
8
9
10
11 12
13
14
15
16
17
18
19
20 21 22
23
24
25 26
27
28 29

Фәрит Мөхәммәтшин: Мәктәпләр тәрбия функциясенә дә игътибар итәргә тиеш

0

(Казан, 5 февраль, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Татарстан мәктәпләре укучылар белән эшләгәндә белем бирүгә генә түгел, тәрбия функциясенә дә игътибар итәргә тиеш. Бу хакта бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казанда «Сугыш хатын-кыз йөзле була алмый...» республика социаль-гуманитар проектын тәкъдим итүдә әйтте. Әлеге проект республикада Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү кысаларында гамәлгә ашырылачак.

«Җәмгыятьтә мәгариф учреждениеләре эшчәнлеге үзгәрде. Барлык игътибар белем бирү функциясенә бирелә, ә мәктәпләрдә, гаиләдәге кебек үк, тәрбия бирү дә булырга тиеш. Без үзебезнең балаларыбызны халкыбызның иң яхшы традицияләрен күрсәтү һәм Бөек Ватан сугышы турында дөреслекне сөйләү өчен шунда бирәбез. Бу функция тулысынча эшли башларга тиеш. Гаилә һәм ата-аналар гына бу бушлыкны тулыландыра дип уйлау гына җитми. Шуңа күрә Россия Президенты сыйныф җитәкчелегенә игътибар итте һәм укытучыларга сыйныф җитәкчелеге өчен өстәмә түләү турында тәкъдим кертте», — диде Мөхәммәтшин.

«Гомумән алганда, Татарстан шактый уңышлы үсеш ала, дип әйтәсем килә. Без сезгә, ветераннар, яхшы икътисади база калдыруыгыз өчен рәхмәтле», — дип сөйләде ТР Дәүләт Советы Рәисе.

«Сугыш хатын-кыз йөзле була алмый...» проекты Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган. Проектның төп максаты — хатын-кызларның героик үткәнен — Бөек Ватан сугышында катнашкан хатын-кызлар, тыл хезмәтчәннәре, сугыш балалары турындагы истәлекләрне саклап калу. Зур проект 2020 елның 1 февраленнән 2021 елның 2 октябренә кадәр өч этапта гамәлгә ашырылачак. Сугыш елларында хатын-кызларның батырлыгы турындагы истәлекләрне саклап калуга юнәлтелгән чаралар узачак.

Яңа социаль проектны «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе оештыра. Проект ведомствоара булып тора, аңа бик күп партнерлар кушылды, һәр министрлык җәлеп ителде. Аның кысаларында чаралар республиканың барлык муниципалитетларында узачак.






Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net