Добавить новость
123ru.net
World News
Февраль
2020
1 2 3 4 5
6
7
8
9
10
11 12
13
14
15
16
17
18
19
20 21 22
23
24
25 26
27
28 29

Миңнеханов Матыцинга «Спорт — тормыш нормасы» проектын гамәлгә ашыру турында сөйләде

0

(Казан, 5 февраль, «Татар-информ»). Бүген Мәскәүдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия спорт министры Олег Матыцин белән очрашты. Бу турыла РФ Спорт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Спорт министрлыгында узган очрашуда ТР Президенты ведомствоның яңа җитәкчесен вазифасына билгеләнүе белән котлады һәм һөнәри осталык, белем һәм тәҗрибә яңа вазифада зур уңышларга ирешүдә ярдәм итәчәгенә ышаныч белдерде.

Аерым алганда, Миңнеханов министрга «Казанда Спортның пляж төрләре үзәген, боз сараен һәм җиңел атлетика манежын төзү» планнары турында сөйләде, диелгән министрлыкның матбугат хезмәте хәбәрендә.

Моннан тыш, Татарстан Президенты һәм Россия спорт министры республикада «Спорт — тормыш нормасы» федераль проектының гамәлгә ашырылуы турында фикер алышты. 2019 елда физкультура һәм спорт белән шөгыльләнүче татарстанлылар саны 3 процентка артты һәм 49,5 процентка җитте.

Миңнеханов сүзләренчә, мондый нәтиҗәгә ирешүгә «Спорт — яшәү нормасы» проектын дәвам итү мөмкинлеге бирде. Төбәкнең барлык муниципалитетларында ГТО нормативларын үтәү өчен мәйданчыклар җиһазландырылачак. Быел шундый тугыз мәйдначык җиһазланачак. Шулай ук Чаллыда бассейн төзү тәмамланып килә, кайбер башка зур спорт объектлары төзелә.

«Спорт — тормыш нормасы» федераль проекты «Демография» илкүләм проектының бер өлеше булып тора. Россиядә илкүләм проектлар 2019 ел башыннан РФ Президенты Владимир Путинның 2018 елның 7 маендагы указы нигезендә гамәлгә ашырыла.

Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов һәм Олег Матыцин Татарстан территориясендә 2020 елда зур спорт чараларын үткәрүгә әзерлек турында фикер алышты. Бу, аерым алганда, Казанда 20-27 августта узачак БДБ илләре I уеннарының зур эшлекле программасын үз эченә алган. Шулай ук ТР башкаласында Яшьләр көнендә узачак урам экстремаль спорт төрләре фестивале һәм спорт төрләре буенча дөнья кубоклары һәм Россия чемпионатлары этаплары турында сүз барды.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Мәскәүгә эш сәфәре барышында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Футбол берлеге башлыгы Александр Дюков белән Татарстанда футбол үсеше турында сөйләште.






Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net