Самарада Разыя Әюпованың «Татар хатынын эш куркытмый» китабы тәкъдим ителде
(Казан, 5 февраль, «Татар-информ»). 2 февральдә Самара өлкәсендә «Ак калфак» хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Разыя Әюпованың «Татар хатынын эш куркытмый» китабын тәкъдим итү кичәсе узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы сайтында хәбәр ителә.
Чарада өлкәнең татар милли хәрәкәт активистлары, өлкә «Ак калфак» хатын-кызлар оешмасы әгъзалары, Разыя ханымның балалары һәм оныклары, Самараның «Яктылык» татар мәктәбе укытучылары һәм укучылары катнашты. Мөхтәрәм кунаклар арасында региональ «Дуслык» иҗади-иҗтимагый оешмасы президенты Фәхретдин Канюкаевның тормыш иптәше Лилия ханым да бар иде.
Разыя Әзимҗан кызы кунакларга аны якын итеп килүләре, шатлыгын уртаклашулары өчен олы рәхмәтен җиткерде. «Бу минем беренче китабым. Анда өлкәбезнең милли тормышына керткән өлешем, өлкә «Ак калфак» оешмасының эшчәнлеге турында язмалар тупланган. Шулай ук өлкәбезнең татар газеталарында төрле темаларга бастырылып чыккан мәкаләләрем дә урын алды», — дип сөйләде Разыя ханым.
Кунаклар да китапка югары бәя биреп, автор турында җылы сүзләр әйтте. «Сезнең хезмәтегез безнең күз алдыбызда, башкаларга да үрнәк булырлык. Шуңа китап та бик эчтәлекле. Тагын бер җыентык чыгарырлык эшләр башкарырга насыйп булсын», — дип котлады Разыя ханымны Самара төбәге тарихчысы Шамил Галимов.
Чарага өлкә «Туган тел» татар җәмгыяте активистлары да чакырылган иде. Альбина Мәхмүтова, Асия Шәймарданова Разыя Әюпованың оешма уздырган чараларда актив катнашуы турында сөйләделәр, «Киләчәктә дә бергә булыйк», — дип, матур теләкләрен җиткерделәр.
Кичәдә җырлар, шигырьләр яңгырады. «Яктылык» мәктәбе укучылары Әнвәр Мифтахов һәм Сөмәйрә Аслан Роберт Миңнуллинның «Көтү әйбәт көтелгән» һәм «Әби кунакка килгәч» шигырьләрен бик матур итеп сөйләделәр.
«Татар хатынын эш куркытмый» китабын тәкъдим итү кичәсе әнә шундый җылы мохиттә узды. Аралашу чәй табыны артында да дәвам итте. Ә ахырда Разыя ханым кунакларга үзенең китабын бүләк итте.
