Әлмәт мөхтәсибәте кошларга җимлек ясау буенча бәйге игълан итә
(Әлмәт, 5 февраль, «Татар-информ», «Әлмәт таңнары»). Әлмәт мөхтәсибәте кошларга җимлек ясау буенча бәйге игълан итә. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Флешмобта катнашу өчен үз кулларың белән җимлек ясап, аны фотога төшерергә кирәк.
Әлеге фотоны @almet_islam ны билгеләп, Инстаграм социаль челтәрендә (сторизга) урнаштырырга.
Иң үзенчәлекле җимлек ясаучылар бүләкләнәчәк.
