Зәй балалары республикакүләм балалар сәнгате фестивалендә җиңде
(Зәй, 28 гыйнвар, «Татар-информ», « Зәй офыклары », Энҗе Әгъләмова). «Сандугач сайрар илем» республикакүләм балалар сәнгате фестивалендә Зәй районы данын «Мирас» һәм «Азаль» вокаль- хореография ансамбльләре солистлары, шәһәр музыка мәктәбендә шөгыльләнүчеләр яклады. Әлмәт шәһәрендә «Сандугач сайрар илем» республикакүләм балалар сәнгате фестивале башланды. Аны «Татнефть» җәмгыятенең «Рухият» фонды тарафыннан оештырды. 24нче мәртәбә оештырылучы әлеге бәйгенең беренче көнендә аерым җыр башкаручылар сыналды. Читать дальше...
