Үзәк банкта әледән-әле банктан шалтыратулардан ничек котылырга икәнлеген аңлаттылар
(Казан, 28 гыйнвар, «Татар-информ»). Банкларның гражданинга кредит рәсмиләштерүне тәкъдим итеп әледән-әле шалтыратуын туктатырга мөмкин. Бу хакта Sputnik радиосы Россия Банкының финанс хезмәтләрен кулланучыларның хокукларын яклау хезмәте вәкиле Анна Подковкинага сылтама белән хәбәр итә. Аның сүзләренчә, алдан хупланган кредитлар турындагы мәгълүмат белән үзләрен яхшы яктан күрсәткән бурычка алучыларга мөрәҗәгать итәләр. Шул ук вакытта, «алдан хуплау» кредит килешүенең инде рәсмиләштерелүен аңлатмый. Читать дальше...
